Apple cанакларына татар хәрефләрен ничек куярга?

macbook

Windows өчен бик күп татар төймәсар раскладкалары бар. Ләкин Mac OS X системасында эшләгән санакларга татар телен кую ысуллары аз һәм аларны эзләп табуы бик авыр. Җиһан шул максаттан сезгә бер җиңел ысулны күрсәтергә булды.

Башта татар раскладкасы булган архивны йөклибез. Аннары шул архивны ачабыз һәм андагы ике файлны «~/Library/Keyboard Layouts» дигән урынга күчерәбез. Бу папкага тиз барыр өчен Spotlight’та бу адресны «~/Library/Keyboard Layouts» язабыз. Сездә нәрсәдер моңа охшаган килеп чыгырга тиеш:

2016-02-28 10-54-10 Downloads

2016-02-28 10-58-31

2016-02-28 11-01-28 Keyboard Layouts

2016-02-28 10-59-32 Spotlight

Хәзер безгә бу раскладканы активлаштырырга кирәк. Аның өчен  безгә  бу җиргә System Preferences → Language&Text → Input Sources (Системные настройки → Региональные настройки/Язык и текст → Источники ввода) күчәргә кирәк  һәм шунда безнең раскладканы табабыз һәм шуңа билге куябыз.

2016-02-28 11-02-19 Клавиатура2016-02-28 11-03-33 Клавиатура

Рус телен ала аласыз, чөнки бу раскладка рус теленә нигезләнгән.

Истә тотыгыз бу яңа раскладкысын куер алдыннан ачкан программаларда татар раскладкасы эшләмәячәк.

Булды! Хәзер эшләргәдә ярый! Татар хәрефләре Option (Alt) төймәсе белән кертелә. «ә» хәрефен языр өчен Option һәм «э» төймәләренә басырга кирәк. Ә менә баш «Ә» хәрефен языр өчен Option+Shift+«э» клавишиларына басырга кирәк. Татар хәрефләре биредәге рус хәрефләре астында тора : У — Ү, Н — Ң, Х — Һ, О — Ө, Ж — Җ, Э — Ә.

Чыганак: http://www.kaef.ru/blog/tatarcha_comp/28.html