Экзюпериның мәгънәле догасы — Кечкенә адымнар сәнгате

Рисунок1

Күренекле француз язучысы Антуан де Сент-Экзюпери тормышының иң авыр вакытларының берсендә бу тирән эчтәлекле дога сүзләрен яза. Һәр гыйбарәдә, һәр сүздә зур мәгънә табып була. Бу сүзләр һәрберебезгә иң әһәмиятле нәрсәләр турында искә төшерергә мөмкинлек бирә. Кечкенә адымнар сәнгатенә өйрәник!

«Йә, раббым! Могҗиза һәм тылсым сорамыйм, һәр көн көч бирсәң иде. Мине кечкенә адымнар сәнгатенә өйрәтсәң иде.

Мин игътибарлы һәм тапкыр итсәң иде, көн мәшәкатьләре арасында туктап торып, мине дулкынландырган ачышлар ясарга, вакыйгаларны күңел күзе белән күрерә белергә өйрәтсәң иде.

Мине гомер агымын дөрес идарә итәргә өйрәтсәң иде.

Әһәмиятлеләрне вак мәсьәләләрдән аерыр өчен тою сәләтен бүләк итсәң иде.

Кирәкмәгәннән тыелырга һәм чама белергә, тормышымны сикереп яки үрмәләп үтәргә түгел, ә көн агымын мантыйклы көйләп оештырырга мөмкинлек бирсәң иде. Миңа югарылыкны һәм офыкларны күрергә, һәм, кайвакыт булса да, матурлык белән сокланырга вакыт насыйп итсәң иде.
Хыяллар белән яшәп булмаганны аңлатсаң иде. Үткән хыяллар да, киләчәк турында хыяллануның файдасы булмаячагын күрсәтсәң иде. Миңа бүген, монда булырга һәм әлеге мизгелне иң әһәмиятле итеп танырга ярдәм итсәң иде.

“Тормышымда барысы да шома булырга тиеш” дигән фикердән сакла мине, раббым. Авырлыклар, җиңелүләр, егылулар һәм уңышсызлыклар безнең тормышның аерылгысыз өлеше икәнен аңларга ярдәм итсәң иде. Алар ярдәмендә без үсәбез һәм яхшыга үзгәрәбез.

Йөрәкнең еш кына акыл белән бәхәсләшкәннен хәтерләтеп торсаң иде.

Кирәкле мизгелдә миңа хакыйкатьне ачып салырга көче җиткән кешене җибәрсәң иде, тик ул хакыйкатьне мине яратып әйтсә иде!

Шуны беләм: күп проблема бернәрсә дә эшләмәсәң дә, юкка чыга. Мине сабырлыкка өйрәтсәң иде.

Үзең беләсең, без дуслык хисенә бик мохтаҗ. Миңа бу иң гүзәл һәм нечкә тормыш бүләгенә лаек булырга насыйп итсәң иде!

Миңа бай эчке дөнья насыйп итсәң иде! Кирәк булган вакытта, кирәк булган мизгелдә, кирәк булган урында кемгәдер ихтияҗы булган җылылыкны бүләк итәргә ярдәм итсәң иде.

Миңа тормышның иң төбендә булган кешеләргә дөреслекне ишеттерергә көч бирсәң иде!

Тормышта нәрсәдер югалтудан курку хисеннән мине сакласаң иде.

Миңа мин теләгәнне түгел, ә чыннан да миңа кирәк булганны бирсәң иде.

Мине кечкенә адымнар сәнгатенә өйрәтсәң иде».

4 thoughts on “Экзюпериның мәгънәле догасы — Кечкенә адымнар сәнгате

  1. Уведомление: Bilskrot Goteborg
  2. Уведомление: www.mckenzieandwillis.co.nz
  3. Уведомление: click here to find an attorney
  4. Уведомление: hire an attorney

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *