КИТАПХАНӘ – ул…

1IF3fEZvb3Y

“Китапханә — басма һәм язма истәлекләрне саклаган, аларны ачык куллану мөмкинлеге булган махсус бина. Хәзерге вакытта китапханәләрдә шулай ук электрон язмалар сакланырга мөмкин,» — диелгән Татар Википедиясенең рәсми сайтында. 
“Китапханә” сүзен ишеткәч, күз алдыгызга нәрсәләр килә? Үзегездә нинди хис-кичерешләр, уйлар таба аласыз? Эчке вә тышкы дөньягыз ниләрне сизә?
Әлбәттә, китапханәнең бусагасыннан атлап керешкә үк, дистәләгән китап киштәләреннән башка бәреп керә торган хуш ис пәйда була (кайчак сезнең дә, көтмәгәндә, шунда ук төчкерәсе килеп китәдер, мөгаен). Китапханәнең түренә узгач, борма-борма киштәләр лабиринтында “рәте белән буталмагаем” дип уйлаулар да читтә калмый. Ә инде иң аянычы – китап сайлау процессында үзеңә кирәкле китапның исемен оныту. Менә аннары башлана ул тамаша! Бәхеткә, андый очраклар сирәк булгалый. Күп очракта, кешеләр үзләренә тиешле китап табып, шул китап белән я уку залына, я өенә алып кайту исәпле, китапханәчеләр янына ашыга. Һәм, ниһаять, зарыгып көтеп алынган, үзенә чып-чын серле дөнья сыйдырган китап, кулыгызга сыенып, үзен ачарга тели сыман… Серле мизгел. Битләр кыштырдавы. Уйларыңның китап персонажлары янына чумуы.
Югарыда язылганнар китапханәне,аның асылын сурәтли, турыдан-туры аның нәрсәгә кирәкле икәнен ачыклый (китапсыз китапханәләрне гомумән күз алдына китереп булмый). Шул берничә җөмләнең мәгънәсенә төшенеп, янәдән язмабызның башына кайтыйк. Ә хәзер китапханә сезнең өчен нәрсә ул?..
P.S.: Ә әлегә, дөньядагы иң гүзәл китапханәгә күз салыгыз. Аның исеме Клементинум, бу китапханә Чехияның башкаласы – Прага шәһәрендә урнашкан.BJcGdCjta4o

qgFjabTj3hc

imFttvg9qM8

iJ-HVxmizRw

V7nyvYZBbSg

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *