Ничек көзне күңелле һәм файдалы уздырырга?

OGoMH1J

Һәр ел җәй ниндидер үзенчәлекле, уникаль бер ел фасылы кебек истә кала. Сәяхәт итү, җәйге лагерьлар, яңа танышулар, кызыклы вакыйгалар – барсы да 92 көнгә сыя. Хәтта август азагында безне “җәй җитмәде” дигән хис биләп ала. Җәй бетте. Көзнең моңсу көннәре эшләр, уку, имтиханнарга әзерләнү белән тула. Яңгыр һәм салкын һава торышы. Маңкалы борыннар, пычырак һәм әзме-күпме көзге депрессия. Әмма көзне дә җәй кебек күңелле һәм истә калдырырлык итеп үткәреп була. Моның өчен бары тик теләк һәм кызыклы to do list кирәк. Сезнең игътибарыгызга көзне күңелле һәм файдалы уздырыр өчен 60 идея списогы.

1. Шәлгә төренеп кайнар чәй белән китап укырга .

2. Беренче укытучыңа яки сыйныф җитәкчеңә кереп хәлләрен белешергә.

3. Яңа алма уңышыннан шарлотка пешерергә.

4. Кошларның очып китүен, Mauzer Sax башкаруында “Кошларым” җырын тыңлап, күзәтергә.

5. Гөмбәләр җыерга.

6. Җылы көннәр булганда туйганчы туңдырма ашап калырга.

7. Җәйге фотографияларны кәгазьгә төшерергә һәм кире ягында истәлекләреңне язып аерым альбомны тупларга.

8. Көзгечә өйне/бүлмәне бизәргә.

9. Пикникка барып, термостагы карлыган яфраклары, мәтрүшкә белән пешерелгән кайнар чәй эчергә.

10. Имбирьлы чәй эчергә.

11. Гардеробны карап чыгырга, бөтен җәйге киемнәрне алып куерга, җылы киемнәрне әзерләргә.

12. Эш урыныңа тәлинкә белән сезонлы җиләк-җимешләр һәм яшелчәләр куерга (эпидемиелар ваыктында витаминлы ризыкларны ашауда бер дә зыян булмас).

13. Велосезонны Казан буенча экскурсия белән ябырга.

14. Театрга барырга (сезон ачыла ич).

15. Oscar’ның концертына барырга

16. Урманда яки паркта яфраклар белән кыштырдап йөрергә.

17. Яңа бал уңышын авыз итергә.

18. Гербарий җыерга.

19. Төрле төсле яфракларны китап битләре арасына качырырга.

20. Яңгырлы көннәрдә кайнар шоколад эчергә. Яки чәй. Яңа рецепт буенча.

21. Көзге фильмнар списогын төзергә һәм салкын кичләрне аларны үзләштерергә.

22. Ильшат Рахимбайга «Представь» фильмын төшерүдә уңышлар теләп дога кылырга.

23. Үзең белән нәни конфетлар йөртергә һәм башкаларны сыйлап кәефләрен күтәрергә.

24. Бакчаңда яки полисаднигыңда җәештыру көнен уздырырга.

24. Компьютерда тәртип ясарга, иске папкаларны, фотографияларны карап чыгырга.

25. Музейга барып килергә.

26. Һава шарлары белән бүлмәңне бизәргә һәм шарларны дусларыңа бүләк итергә .

27. Көне буе телефоныңны һәм компьютерыңны сүнгән килеш тотырга.

28. Яңа ямьле кафе табырга (яки Кыстыбыйга дуслар белән барып килергә).

29. Резин итектә яңгырдан соң җыелган судан йөгерергә.

30. Миләш җыеп ашарга.

31. Дәрдемәнднең шигырьләрен укырга.

32. Әби-бабайларыңны, күршеләреңне картлар көне белән котларга.

33. Көзге фотосесия уздырырга.

34. КВНның иң кызык сезоннарын карап чыгырга.

35. Көзге букет җыерга.

36. Татар халык җырларын җырлый-җырлый өйдә зур җыештыру көнен уздырырга.

37. Көздә була торган көн белән төн тигезлеге көнендә таң атуны һәм кояш батуны каршы алырга.

38. Дуслар белән өстәл уеннарын уйнарга.

39. Яңгыр тавышын тыңларга.

40. Елмаю көнен уздырырга, көненә кешеләргә иң әзе 30 мин татарча сөйләшәм эмбемасындагы кебек елмаю бүләк итергә.

41. Бүлмәдә мебельны күчерергә.

42. Бер нәни хыялны чынга ашырырга.

43. Җомга көнне гаиләңне тәмле коймаклар белән сыйларга.

44. Яңа себеркеле мунча керергә.

45. Чүп-чарны бүлеп җыя башларга.

46. Яңа елга бүләкләр уйлап чыгарырга .

47. Хөрмә ашап туерга.

48. Яңа музыка төркемен яки композиторларны табарга (мәсәлән, Oscar, Зуля Камалова һәм Радиф Кашаповны белмәсәң, аларның иҗатын тыңларга).

49. Туган кешеңне кочакларга.

50. Бер дә белмәган җиргә барырга.

51. Кемгә булса да бушка булышырга.

52. Кулларны җылыта торган косметик май белән кулланырга.

53. Һәр иртә бер чокыр су эчергә.

54. Иң яраткан татарча китапка рецензия язырга.

55. Сулыш гимнастикасын ясарга.

56. Дустың авырса, әфлисүн согын тотып хәлләрен белешергә килергә.

57. Төрек һәм татар телендә охшаш булган 100 сүз табырга.

58. Гаилә белән фильм яки мультфильм карарга.

59. Рәсем ясарга.

60. Гашыйк булырга.

 

Ошаткан идеяларны бөркетелгән файлдагы бланкка күчерергә тәкъдим итәм.

https://vk.com/doc135410920_449866786

Язманың авторы — Milyausha Sharap

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *