Кешенең иң төгәл 3D-моделе ясалган

sSAq_gEdUlc

Лондондагы Император көллиятеннән бер төркем эзләнүче хәзерге көндә кеше йөзенең иң төгәл санлы моделен ясаган. Модельне ясаучылар белдерүенчә, аларның иҗат җимешендә “максималь рәвештә кешеләр арасыннан уртача бит чырайлары” чагылган, шуңа да, бу ачыш өч үлчәүдә төрле видеоуеннарда, кинематографта, куркынычсызлык системасында һәм йөзләр танучы программаларда кеше битләренең модельләрен ясарга булыша ала.

Кагыйдә буларак, хәзерге көндә компьютерларда бит модельләрен ясаганда, өч үлчәүле морфологик модель кулланыла(3D morphable model, яки 3DMM). “Нигез” буларак, төп нокталар зурлыгынын тайпылышлары булган параметрлар җыйган, каркас сыман нәрсә кулланыла икән. Һәр параметрны да кулдан көйләргә, ә аннары нәтиҗәдәге модельне тагын 3D редакторда ахырына җиткезергә кирәк икән. Инглиз галимнәре 3DMM модельләрне төзү процессының тулаем автоматик рәвештә эшләүнең яңа ысулын уйлап тапкан. Бу функция зур кеше күләменнән алган мәгълүматларны да кушырга ярдәм итә икән. Аларның алгоритмы автоматик рәвештә бер кешенең фотосурәтләрен киңлек ориентациясе нигезендә тезеп, аларның нигезендә өч үлчәмле нигез төзи. Тагын шул ук алгоритм буенча, хаталарны күрсәтеп, аларны ахыргы нәтиҗәләрдән алып ташлап була икән.

Китереп чыгару дәверендә, компьютер системасы бик зур күләмдә төрле яшьтә, милләттә һәм җенестә булган кеше битләрен анализлап чыккан. Мәгълүматны эшкәртү нәтиҗәсендә, урта кеше йөзенең моделе төзелгән. Аңа Large scale facial model (LSFM) дип исем биргәннәр. Яңа LSFM моделе 100 мең нейрон ятьмәсенә таянган ясалма гыйлемне өйрәтүдә сурәтне генерацияләү өчен кулланылган. Аннары нейрон ятьмәсе ике үлчәмле кеше фотосурәтләрен үзлегеннән өч үлчәмле модельләргә үзгәртергә өйрәнгән.

Хәзер эзләнүчеләр алгоритмны җиһазлаштыру белән мәшгуль. Алар үз эшләренең максаты итеп, җиһазны кеше тойгыларын танырга “өйрәтүне” куялар, чөнки 3D моделированиеның яңа төрендә бу киң мөмкинчелекләрне яхшыртачак.

Чыганак: https://vk.com/wall-31976785_161349

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *