Бер кыз өчен эшли торган станция

UsAgIU7CzDw

Япониянең Хоккайдо утравында урнашкан Ками-Сиратаки тимер юлы станциясе бары тик бер пассажир өчен генә эшли. Поездда мәктәпкә барып, аннан кайта торган кыз өчен.

3 ел элек станциянең кулланылмау сәбәпле, аны ябу турында карар кылганнар иде. Ләкин тимер юлы ширкәте, бу станциянең яшь мәктәп укучысының мәктәпкә баруның бердәнбер ысулы икәнен белгәч, хәрәкәтне калдырырга булган. Хәзер поездлар бу станциядә бары тик бу кыз өчен һәм аның мәктәпкә бару-кайту вакытында туктый.

Станция 2016 елның азагына, кызның мәктәпне тәмамлавына кадәр эшләячәк.

Менә шундый хәбәрләр =)

Добавить комментарий

Ваш e-mail не будет опубликован. Обязательные поля помечены *